Главная | Регистрация | Вход | RSSВоскресенье, 28.04.2024, 22:26

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Архив материалов
Кадерле милләттәшләр! Сезнең барыгызны да мөселманнарның изге бәйрәме - Корбан гаете белән ихлас котлыйм. Сезгә имин көннәр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. 
Просмотров: 506 | Добавил: klass | Дата: 13.11.2010 | Комментарии (0)

Республика куләмендә төрледән-төрле конкурслар булып тора, аларның һәркайсында катнашу өчен күп сабырлык, түземлек, эзләнү кирэк. Соңгы конкурс халык санын исәпкә алуга багышланган иде. Субаш мәктәбе укучылары бик теләп элеге бәйгедә катнаштылар. Шулар арасыннан район комиссиясенә берничә инша белән рәсемнәр дә тәкъдим ителде. Бу комиссиядән үткән эшләр Казанга җибәрелде. Әлбәттә, нәтиҗәне туземсезлек белән көтеп алдык, чөнки Николаев Артурның рәсеме, Хәбибуллина Азалиянең сочинениеләре киткән иде. Менә сөенечле сәгатьләр килеп җитте. Уңышларыбыз без көткәннән дә куанычлырак булды. Рэсем буенча Николаев Артурның эшен унай бәяләсәлэр, Хабибуллина Азалиянең сочинениесен бик яхшы дип таптылар һәм аңа 2 урын бирделәр. Шуның нәтиҗәсендә Азалия Казанга госсоветка бару бәхетенә ия булды. Аннан  депутат ... Читать дальше »

Просмотров: 560 | Добавил: klass | Дата: 01.11.2010 | Комментарии (0)

Алтын көзнең
 Сары яфраклары
 Энҗе булып җиргә яуганда,
 Мәктәбебез ишекләрен ачып
 Килеп керде гүзәл Сөмбелә!
 
 
26 октябрь көнне югары классл ... Читать дальше »
Просмотров: 3826 | Добавил: klass | Дата: 29.10.2010 | Комментарии (0)

Илдә янә бер мөһим эш башланды. Ул да булса, халык санын исәпкә алу. Төрле милләт халкы яшәгән авыл буларак, үзеннән-үзе сорау туа: кемнәр кем булып теркәлер, кем кайсы милләт кешесе булыр? Көтәргә озак калмады, нәтиҗә без көткәнчә булырмы, анысын киләчәк күрсәтер.
Просмотров: 475 | Добавил: klass | Дата: 19.10.2010 | Комментарии (0)

09.10.2010 көнне Субаш урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Анда мәктәптә белем алучы барлык укучыларның да әби-бабайлары, мәктәбебезнең кадерле ветеран укытучылары чакырулы иде. Бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгән укучылар белән берлектә укытучылар коллективы да шатланып каршы алды ак яулыклы әбиләрне, түбәтәйле аксакалларны. Алар мәктәп бусагасын атлап керүгә сихри нур иңгән кебек булды. Түгәрәк табын артында матур сүзләр әйтелде, мәктәп бакчасыннан җыеп алынган табыштан әзерләнгән ризыктан авыз ителде. Әлеге бәйрәмнән һәркем риза булды.
Просмотров: 587 | Добавил: klass | Дата: 11.10.2010 | Комментарии (0)

Кадерле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Просмотров: 610 | Добавил: klass | Дата: 10.10.2010 | Комментарии (0)

Хөрмәтле өлкәннәребез! Барлык табигать алтын төскә кереп, һәркемгә муллык бүләк иткән вакытта кадерле әби - бабаларыбызның, әти - әниләребезнең матур бәйрәме - өлкәннәр көне. Сезне шушы матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә бары тик исәнлек-саулык, тыныч тормыш, балалар, оныклар игелеге күреп яшәвегезне телибез. Сезне бәйрәм белән котлап, Раилә Мәсхуди.
Просмотров: 1469 | Добавил: klass | Дата: 10.10.2010 | Комментарии (0)

Бөек Ватан сугышы ветераны Габитов Васыйл абый безнең арада юк инде. Сугыш вакытында үлем белән ничә тапкыр очрашса да аның тырнагыннан котыла алган Васыйл абый соңгы очрашуында биреште шул.  Безгә, яшь буынга тынычлык, якты тормыш өчен көрәшкән, тормышта зарлануны белмәгән ветераныбызны без бервакытта да онытмабыз.  Авыр туфрагың җиңел булсын, тыныч йокла, түбәтәйле аксакалыбыз!
Просмотров: 635 | Добавил: klass | Дата: 22.09.2010 | Комментарии (1)

Быелгы ел финанс кыенлыклары булган чорга туры килә. Әмма ничек тә яшәп калырга кирәк. Бу авырлыктан чыгу өчен табигатьтән ярдәм көткән идек, ләкин ул да бик рәхим-шәфкатьле булыр кебек тоелмады. Вакытында яңгырларын бирмичә, уңыш бик түбән булды. Әмма юл буенда, бакча кырыйларында, урман читләрендә кызыл балан-миләшләр берәүне дә битараф калдыра алмый. Аларның быел уңышлары бик мулдан. Файдалы да, үтемле дә булган байлык азга гына булса да кризистан чыгарга ярдәмгә килә түгелме соң?! Әлбәттә шулай. Шуны аңлаган Субаш мәктәбе укучылары 2 көн эчендә шактый гына суммада табыш китерделәр. Димәк, якын арада мәктәптә нинди дә булса яңа җиһаз барлыкка киләчәк.

Просмотров: 1240 | Добавил: klass | Дата: 20.09.2010 | Комментарии (0)

Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан җыелган яшелчәләр белән сыйлау максатыннан, Субаш мәктәбе коллективы 18 сентябрь иртәсеннән калага юл алды. Парк Хаус янындагы мәйданда сату- алу эше иртәнге алтыда ук башланды. Сатуда җаның ни тели, шул бар. Кала халкына иң тансык яшелчә - бәрәңге. Сүз дә юк, бәрәңге авыл халкына да кадерле, әмма без үзебездә булган байлык белән уртаклашырга һәрвакыт әзер. Сатуда бөртекле культуралар, суган, кишер, чөгендер, алма, кәбестә,бал... бар иде. Боларның барсы да арзан бәядән. Мәктәпнең  оста телле, ягымлы эшчеләре Зәкиева Альбина, Хәкимҗанова Зөлфияләр шәһәр халкына хезмәт күрсәтеп, кичке 6 да гына өйләренә кайтып керә алдылар, ләкин кәефләре күтәренке иде, сәбәбе - халыкка шатлык, сөенеч өләшү. без ышанабыз: шәһәр халкы да мәктәпләр ярминкәсеннән риза ... Читать дальше »

Просмотров: 601 | Добавил: klass | Дата: 20.09.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 7 »
Эзләргә
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz