Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 19.03.2024, 11:59

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Төп бит

 
 
Ф.И.О.:                   Галиева Раилә Мәсхүт кызы 
Туган елы:
             15.07.1970
Белеме:                   югары  
 Уку йорты:           Казан Дәүләт  университеты
Укыган еллары:  1987 – 1992 
Квалификация: Филолог,татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эш урыны:          Субаш урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы   
 Категория:            югары
Эш стажы:           20 ел
Методик темасы: Интерактив технология аша укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү
Бүләкләре:
1. Рәхмәт хаты - РМБ - 2005
2. Рәхмәт хаты - РМБ - 2006
3. Рәхмәт хаты– РМБ - 2007
4. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2005
5. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2005
6. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2005
7. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2006
8. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2007
9.Грамота МОиН РТ - 2008
10. Рәхмәт хаты  МТЗиСЗ РТ «Наз»;РОВД – 2007; ГИБДД – 2007; РО- 2008
11.Почетная грамота МОиН РФ – 2008

 

 
"Мин бер агач, җиргә егылып үскән агач" Ф.Яруллин.
 
Мин дә бер агач, тик мин шундый агач:                                              
Яшим, үсәм, хәтта арыймын.
Давылларда күптән авар идем,
Тотып тора көчле тамырым.
 
Ботакларым биеклеккә үрелгән күк
Тамырларым китә минем бик тирәнгә.
Буем озын, ябалдаш киң, нәселем нык - 
Ял бирәмен күләгәмә килгәннәргә.
 
Яфракларым минем көзен коелса да,
Яз җитүгә чыга яңасы.
Гомер бакчасының уртасында
Мин гап-гади бер гамь агачы.
 
Ботакларым гади генә ботак түгел
Һәркайсы кешедәге яхшы сыйфат.
Берсе булса, түземлек һәм сабырлык,
Икенчесе - әйбәт холык, күркәм гадәт.
 
Бар наз тулы ботакларым, бар моңлысы,
Тыйнак, горур, таләпчәне, бар корысы,
Зыялылык, ярдәмчеллек, олы йөрәк - 
Бу сыйфатлар хезмәтемдә бик тә кирәк.
 
Яфракларым кайчак җилләр тартып карый,
Күңлем йомшак, кәүсәм куышлы.
Кемнәр оя итәр икән диеп,
Көтеп алам язын һәр кошны.
 
Юккамыни һәрбер җан иясе
Үз оясын кора тырышып.
Тормыш җилләреннән сакланырга
Һәрбер җанга кирәк бер ышык.
 
 
 

 
                                                                              
 
          Быелгы көз бигрәк үзенчәлекле булды. Тукайча әйтсәк, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява. Агачтагы сихри төсләр...
Просмотров: 3460 | Добавил: klass | Дата: 09.10.2012 | Комментарии (5)

                                                                                                                       24.12.2011 көнне Субаш урта гомуми белем мәктәбе коллективы "Ямь өстенә ямь" дип аталган концерт- тамашасын  күрсәтә. Барлык сәнгать сөючеләрне әлеге тамашага көтеп к ... Читать дальше »

Просмотров: 1188 | Добавил: klass | Дата: 23.12.2011 | Комментарии (4)

Бүгенге санак заманында, үзебез дә уйламыйча, сәламәтлегебез турында кайгыртмыйбыз. Кайсы буын кешесен генә алсаң да, һәркайсы арка сызлый, күз күреме начарайды, ардым мин дип зарлана. Ә бит безнең тазалыгыбыз кем өчен кирәк соң? Бары тик үзебез өчен генә. шулай булгач, дуслар, әйдәгез саф һавага чыгыйк, чаңгы шуыйк, тимераякта җилдерик. Бозда шуган Субаш мәктәбе укучыларыннан калышмыйк. Барыбыз да сәламәт булыйк!

Просмотров: 935 | Добавил: klass | Дата: 23.12.2011 | Комментарии (0)

                                                                                                                                                   &nb ... Читать дальше »

Просмотров: 1019 | Добавил: klass | Дата: 23.12.2011 | Комментарии (0)

                                                                                               Урамда кыш, янә бар җиһан аклыкка күмелде.
Ул үзенең сихри көче белән нинди генә могҗизалар тудырмый. Бары аны күзәтә генә белергә кирә ... Читать дальше »
Просмотров: 1174 | Добавил: klass | Дата: 01.12.2011 | Комментарии (0)

Субаш урта гомуми белем мәктәбе 25.09.2011 көнне кала халкын узенең бакчасында җитештерелгән яшелчә белән куандырды. Шәһәр халкы бәрәнге, кишер, суган, кәбестәне бик яратты. Кыш көненә витаминнын шул яшелчәләрдә куп икәнен беләләр шул алар. Оста, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән өчен коллектив Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.

Просмотров: 1137 | Добавил: klass | Дата: 29.09.2011 | Комментарии (0)

1 Октябрь - өлкәннәр көне. Олы хөрмәткә лаек өлкәннәребез! Сезне  әлеге бәйрәм белән ихластан котлыйбыз. Тыныч күңел белән озын-озак гомер кичереп, балаларыгыз, туганнарыгыз, оныкларыгыз арасында бәхетле картлык кичерсәгез иде дигән теләктә калабыз.

Просмотров: 1481 | Добавил: klass | Дата: 28.09.2011 | Комментарии (0)

 Сабан эшләре бетү белән авылларда сабантуйлары башлана. Субаш авылында да була бу бәйрәм. Быелгы тамашаны 12.06.2011 көнне итәргә уйлыйлар алар. Әлеге бәйрәмгә авылдашларын, таныш-белешләрен, читтәге дус-ишләрен көтеп кала алар. Сәг.10.00 башланачак бәйрәмгә рәхим итегез.

Просмотров: 910 | Добавил: klass | Дата: 06.06.2011 | Комментарии (0)

Просмотров: 937 | Добавил: klass | Дата: 06.06.2011 | Комментарии (0)

 Туган ягыбызга үзенең җылы көннәре, ягымлы кояшы, серле төннәре белән җәй килде. Нишләптер быелгы җәйне бик түземсезләнеп көтте халык. Әллә инде дөнья бетә дигән уйдырмалар керде кеше башына, әллә... Ни генә булмасын, шушындый рәхәт тормыш кадерен озак татырга язсын һәркемгә. Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын, игеннәр мулдан булсын, җирдән тынычлык китмәсен.

Просмотров: 1633 | Добавил: klass | Дата: 06.06.2011 | Комментарии (0)

1 2 3 ... 6 7 »
 
 

 

Эзләргә
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz