Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 29.03.2024, 13:53

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Архив материалов

  Субаш мәктәбендә тагын бер зур яналык булды. Укучылар үзләренен осталыкларын фигуралы шуу буенча сынаштылар. Берсеннән - берсе бай, кызыклы итеп әзерләнгән программаларны каравы тамашачы очен дә мавыктыргыч булды. Әти-әниләр Һәм укытучылардан торган жюрига да кыенга туры килде. Шулай да нигезләмәдән читкә китмичә, алар беренче урынны 6 классларга (кл.җит. Нурмухаметова Ф.Н.), икенче урынны 5 классларга ( кл. җит.Петрова Г.Н.), 3 урынны 7 классларга (кл.җит. Закиров Ф.М.) бирделәр. Субаш мәктәбе укучылары, без сезнең талантларга, сезнең булдыклылыкка сокланабыз, яңадан -яңа үрләр яуларсыз дип ышанып калабыз.

Просмотров: 1801 | Добавил: klass | Дата: 31.01.2011 | Комментарии (0)

 
 
 
Хөрмәтле дусларым! Сезне чын иткән Яңа ел - Куян елы белән тәбрик итәм. Сезгә ак бәхетләр, нык сәламәтлек, имин көннәр, тыныч төннәр телим. Яна елда сезнең алда килеп туган каршылыклар да куян кебек йомшак кына булсын, зур борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын сезгә.
Просмотров: 590 | Добавил: klass | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (0)

Серле дә соң бу кышкы урман дигәннәре. Урамда җилле, салкын булса, урман эчендә тыныч һәм рәхәт. Моны каян белдең дисезме? Субаш мәктәбе коллективы 06.01.2011 көнне урманга сәяхәт кылды, алар арасында мин дә бар идем, шуннан чыгып  әйтәм. Чаңгы кигән хатын-кызларыбыз 4 км.читтәге урман аралыгын бар дип тә тормадылар, чөнки урманда егетләребез итле шулпа, шашлык, кайнар коймак белән чәй әзерләп тора иделәр. Кыш бабайның әле Субаш җирлегеннән китмичә,киресенчә, безнең спорт бәйрәмендә дә катнаша алуы күңелләребезне тагын да куандырып җибәрде. Көлешә-көлешә көннең үткәнен дә сизми калганбыз. Көннең шулай файдалы үтүенә куанып, табигатькә рәхмәт әйтеп өйләребезгә таралыштык.
Просмотров: 2099 | Добавил: klass | Дата: 07.01.2011 | Комментарии (1)

      Кадерле дуслар! Сезне бусагадан атлап кереп баручы Куян елы белән котлыйм. Куян кебек йомшак булып, ләкин теләгән хыялларга ирешеп, әлеге елны да саулык, сәламәтлек белән уздыруыгызны телим. Яңа еллар белән сезне, дуслар!
Просмотров: 540 | Добавил: klass | Дата: 01.01.2011 | Комментарии (0)

29.12.2010 көнне Субаш урта мәктәбендә иртәдән кичкә кадәр музыка, уен- көлке, тамаша тынып тормады. Мәктәбебез 2010 нчы елны озатып, яңа 2011 нче елны каршы алырга әзерләнде. Укучылар нинди төрдә генә, нинди маҗаралы киемнәр кимәгәннәр дә, нинди генә яклаулар уйлап чыгармаганнар. Гомумән, яңа елны шундый итеп каршы алгач, ул да безгә мәрхәмәтле булыр дип ышанып калабыз.

Просмотров: 637 | Добавил: klass | Дата: 01.01.2011 | Комментарии (0)

Субаш авылы укучылары, укытучылары, әти-әниләре 2011 ел - Куян елын каршы алырга зур әзерлек белән киләләр. Мәктәп янын кар сыннары ярдәмендә могъҗизалы шәһәрчеккә әйләндерергә уйлыйлар,
Просмотров: 655 | Добавил: klass | Дата: 13.12.2010 | Комментарии (0)

   Бүген, ягъни 12.12.2010 көнне, Субаш урта гомуми белем мәктәбендә Тукай  призына кул көрәше ярышлары үтте. Укучылар бу ярышка бик теләп килделәр. Гайнетдинов Фагыйль, Вафин Рәнис, Николаев Илнур, Закиров Фәритләр составындагы хөкемдәрләребез гадел  карар чыгарып, һәр авырлыктан җиңүчеләрне билгеләделәр. Җиңүче егет- кызларыбыз мактау грамоталары һәм ООО "Тукай" тарафыннан бирелгән акчалата конверт белән бүләкләнделәр. Субаш мәктәбе укучыларына афәрин дип кенә  әйтәсе кала. Ә көрәшкә килүчеләрне Хаҗиева Әминә һәм Вәлиева Суфия апалары тәмле коймак , кайнар чәй белән сыйладылар. Гыйлмуллина Гөлфирә апа имгәнүләр булмаганга шатланып утырды.
Просмотров: 521 | Добавил: klass | Дата: 12.12.2010 | Комментарии (0)

Субаш урта мәктәбе укучылары фән олимпиадаларының муниципаль этабында бик теләп катнашалар. Бүгенге конгә 4 призлы урыныбыз билгеле . Менә ул фән алдынгылары һәм төпле белем бирүчеләр:
Хакимҗанов Ранил - технология, укытучысы - Фаязов Ленар Ахметович
Хакимҗанов Ранил - ТИН, укытучысы - Закиров Ф.М.
Степанова Эльза - биология, укытучысы - Заһидуллина Гөлфия Фахриевна
Габитова Динә - татар теле, укытучысы - Васильева Гөлназ Фазиловна.
... Читать дальше »
Просмотров: 522 | Добавил: klass | Дата: 10.12.2010 | Комментарии (0)

 Мәктәбебездә әниләрне хөрмәтләү кичәсе узды. Укучыларның бай эчтәлекле, матур тамашасын караганнан соң, килгән кунаклар, әниләр катнашында кечкенә генә ярыш булып узды. Һәркем балачагына кайтты, көлде, елмайды, шатланды. Кадерле әниләребез әлеге бәйгедә дә үзләрен сынатмады. Җыр-моңга гашыйк булганнарын, тапкыр, сүзлек байлыкларының күп икәнлеген күрсәтә алдылар.

Просмотров: 724 | Добавил: klass | Дата: 01.12.2010 | Комментарии (0)

Җир йөзендәге иң кадерле, иң сабыр, иң мөлаем кешеләребез-әниләребез! :) Сезне бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә теләкләрнең иң-иң изгеләрен генә телим. Ничә генә яшьтә булсагыз да, сез гел безнең янәшәдә булыгыз, борчу-хәсрәтләр күрмәгез, өйнең түрендә ак яулыклар бәйләп, тирәгездәге барлык кешеләргә нур    чәчегез.
 
                                               Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез.< ... Читать дальше »
Просмотров: 525 | Добавил: klass | Дата: 28.11.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 7 »
Эзләргә
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz