Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 26.04.2024, 20:29

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Архив материалов
 Менә бу яңалык, ичмасам... Моннан күп еллар элек колхозга себерке, кычыткан җыеп тапшыру бар иде. Бу күркәм эш соңгы елларда затлы чит ил витаминнары белән алышынды. Әмма бу  файдалы даруларның нәтиҗәсе озакка бармады. Шушыны аңлап, быел колхозыбыз  үзебезнең табигать биргән шифадан янә файдаланырга уйлады. Әлбәттә, мондый эшләрдән мәктәп читтә кала алмый. Беренчеләрдән булып, укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре  җәмгыятькә  файдалы хезмәтне башлады. 
 Субаш мәктәбе, гел шулай алдынгы һәм бердәм бул. Саф һавада рәхәтләнеп ял итеп, хезмәт күрсәтеп кайт.
Просмотров: 618 | Добавил: klass | Дата: 10.06.2010 | Комментарии (0)

06.06.2010 көнне Балтач районыннан Анапа якларына 20 бала юл тотты.  шулар арасында Субаш авылыннан Федорова Гүзәл дә бар. Ул "Лидер" төркемендә ял итәчәк. Җитәкчеләре Семен Петрович балалар күңеленә беренче карашта ук ошады. Гүзәлгә без ак юллар телибез. Иҗат чишмәләре саекмасын, киресенчә, тагын да артсын гына. Күп дуслар тапсын, әмма мондагы дусларын да онытып бетермәсен. 21 көннән кабат очрашырбыз, анда туган хисләрен шигырьләре аша белербез дип ышанып калабыз.

Просмотров: 562 | Добавил: klass | Дата: 07.06.2010 | Комментарии (0)

9 нчы сыйныф укучылары, математика фәненнән ГИА тапшырып, үз билгеләрен акладылар. Ничә көн инде түземсезлек белән көткән хәбәр куанычлы булды. Моңа алар үзләренә төпле белем биргән математика укытучысы Хәйруллина Фәридә Гарәфетдин кызына чиксез рәхмәтле. Укучылар үзләре дә тырыш булдылар. Дәрестә биргән теманы өйдә кабатламасаң, нәтиҗәсе булмас иде. Укучылар, рус теленнән дә нәтиҗәләрегез куанырлык булсын, уңышлар сезгә.

Ә укытучыга килгәндә, әле ул математика белән генә кызыксынып калмыйча, спорт, әдәбият,сәнгать белән дә шөгыльләнә.Һәр язучыны белә, аларның иҗаты белән кызыксына. Айдар Хәлим җиткергән теләкләр аны  әдәбият дөньясының
тагын да ... Читать дальше »
Просмотров: 571 | Добавил: klass | Дата: 05.06.2010 | Комментарии (0)

Уррааааааааааааа!  Субашлылар янә беренче. Субаш мәктәбенең кече һәм зурлар төркеме туристлары Ялтрадан беренче урын яулап кайттылар.  Моның өчен туристларны  12 грамота белән бүләкләделәр. Җитәкчеләре Петрова Гөлназ Нурулловнаны да буш итмәделәр, аңа да грамота тапшырдылар. Моңарчы туристлар Гайнетдиновлар, Николаевлар канаты астында йөреп дан казансалар, хәзер аларны ышыклаучы җитәкче - Петрова Г.Н. Мәктәптә укыганда үзе оста туристчы булса, хәзер  җитәкче. Аңа ярдәмгә килгән, кайчандыр зур үрләр яулаган Гайнетдинов Илда ... Читать дальше »
Просмотров: 664 | Добавил: klass | Дата: 05.06.2010 | Комментарии (2)

 Субаш мәктәбеннән Набиева Гөлнара биология фәненнән БДИ нәтиҗәсен белгәннән соң шатлыгыннан күккә сикерде. Ул 75 балл җыйды. Афәрин, Гөлнара дип кенә әйтәсе кала. Алга таба да уңышлар сиңа, Гөлнара.
Просмотров: 561 | Добавил: klass | Дата: 03.06.2010 | Комментарии (0)

 Ниһаять, көтеп алган каникуллар да җитте. Ләкин мәктәп белән саубуллашу өчен бу сәбәп түгел. Ни өчен дисезме? Хәзер сәбәбен җиткерәм. 31 майдан Субаш мәктәбендә "Кояшкай" лагере эшли башлады. 40 укучы шушы лагерьга ял итәргә килде. Шуны гына көткәндәй, кояш үзенең нурларын сибә, серле елмая. Һәркөн иртән тәрбиячеләр дә елмаеп каршы алгач, балаларның шатлыгы тагын да арта. 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итүче, сыйлаучы пешекче апаларына (Зәкиева Альбина, Николаева Суфия, Хазиева Әминә), чиста мәктәп белән каршы алучы җыештыручыларга (Гафурҗанова Рәүфә, Заһидуллина Гөлйөзем), музыкаль бизәлешне булдыручы Фәезов Хәлил абыйларына, бер минут та яннарыннан китмәүче тәрбиячеләргә ( Антонова Нәфисә, Фролова Резеда, Гыйльфанова Нурсия, Фәезова Эльмира, Петрова Гөлназ) бик рәхмә ... Читать дальше »

Просмотров: 704 | Добавил: klass | Дата: 01.06.2010 | Комментарии (0)

    1 июнь- балаларны яклау көне. Җир йөзендәге барлык балаларны әлеге бәйрәм белән котлыйм. Мәхәббәт җимешләре булган йөрәк пәраләребез таза-сау булсын, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, бу тормышта үзләрен бик тә, бик тә бәхетле итеп сизсеннәр. Җир йөзендә ятимнәрнең саннары артмасын, ә булганнарына әти-әни телим. Без ничә яшьтә булсак та, һаман да әле бала. Димәк, бу бәйрәм барыбыз өчен дә бәйрәм. Бәйрәм белән сезне!!!!!!!!!
Просмотров: 1101 | Добавил: klass | Дата: 31.05.2010 | Комментарии (0)

Медаль тапшырдылар
 
Балтач районы Субаш урта мәктәбендә
сугыш һәм тыл ветераннарына Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар. Әлеге тантаналы вакыйгада район вәкиле Сабирҗанов Наил Нургаязович, авыл җирле үзидарә рәисе Гыйльмуллин Хәлил Галипович, ООО Тукай вәкиле Хәбибуллин Сәйдәш, мәктәп директоры Галиева Раилә Мәсхүтовналар катнашты. Кичәдә катнашучылар тирән эчтәлекле концерт карадылар, сугышчан дусларын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә мәктәп укучылары белән берлектә һәйкәлгә венок салдылар. Мул табын артында серләштеләр, хатирәләрен яңарттылар, артистларга кушылып ... Читать дальше »
Просмотров: 700 | Добавил: klass | Дата: 30.05.2010 | Комментарии (0)

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылыр!

Сезнең барыгызны да Соңгы кыңгырау белән котлыйм. Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет-шатлык, алда булган сынауларны жинеп чыгуыгызны, телэклэрегезгэ ирешүегезне телим.
Сезгә бары тик ак юллар        гына                                           теләп,                        &n ... Читать дальше »
Просмотров: 1001 | Добавил: klass | Дата: 30.05.2010 | Комментарии (0)

31 май - 2009-2010 нчы уку елының соңгы көне. Укучыларга җәйге каникулда яхшы яллар, күтәренке кәеф, онытылмаслык хатирәләр телим.
Просмотров: 559 | Добавил: klass | Дата: 30.05.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 4 5 6 7 »
Эзләргә
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz