9 нчы сыйныф укучылары, математика фәненнән ГИА тапшырып, үз билгеләрен акладылар. Ничә көн инде түземсезлек белән көткән хәбәр куанычлы булды. Моңа алар үзләренә төпле белем биргән математика укытучысы Хәйруллина Фәридә Гарәфетдин кызына чиксез рәхмәтле. Укучылар үзләре дә тырыш булдылар. Дәрестә биргән теманы өйдә кабатламасаң, нәтиҗәсе булмас иде. Укучылар, рус теленнән дә нәтиҗәләрегез куанырлык булсын, уңышлар сезгә.
Ә укытучыга килгәндә, әле ул математика белән генә кызыксынып калмыйча, спорт, әдәбият,сәнгать белән дә шөгыльләнә.Һәр язучыны белә, аларның иҗаты белән кызыксына. Айдар Хәлим җиткергән теләкләр аны әдәбият дөньясының тагын да түренәрәк алып кергәндер.
|