Главная | Регистрация | Вход | RSSПонедельник, 29.04.2024, 07:18

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Архив материалов
Яңа уку елы белән бергә алтын көз дә килеп җитте. Көз фасылы - хезмәт чоры, кышка әзерләнү чоры. Чананы җәйдән әзерләргә кушсалар да, табанын ялтырату нәкъ шушы сентябрь аена туры килэ. Субаш мәктәбе укучылары, нәкъ шуны аңлап та инде, Тукай колхозына бәрәңге җыярга булышуны бер дә авырсынмыйча кабул итәләр. 15 нче сентябрь көненнән башлап бәрәңге басуында эш гөрли башлады. Беренче көн дип тә тормыйча, укучылар дүрт машина бәрәңге җыйдылар. Алга таба да сау-саләмәт булып, авырмыйча, вакытында икенче икмәгебезне җыеп алсак иде. Һәм без ышанабыз: бу хезмэт укуга, белем алырга зыян итмэс дип.  5,11 нче сыйныфларга укуларында, калган укучыларга эшләрендә зур уңышлар телибез.
Просмотров: 577 | Добавил: klass | Дата: 17.09.2010 | Комментарии (0)

1 сентябрьне Субаш мәктәбендә күңелле каршы алдылар. Укучылар иртәнге сәгатьтән кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә агылдылар. Һәркайсының өстендә бер төсле киемнәр, әллә кайдан  укучылар икәнен белдереп тора. Мәктәп коллективын котларга Рөстәм Загидуллин, Нурулла Сәгъдиевич, Рафилә Вафина, Юрий Илгизович килделәр. Беренче класска аяк атлаган укучыларны мәчетебез мулласы Садыйк абый, колхоз рәисе, авыл җирлеге, Ак Барс үзенең истәлекле бүләкләре белән куандырды. Укучыларны, укытучларны Белем көне белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, сабырлык телим!
Просмотров: 745 | Добавил: klass | Дата: 09.09.2010 | Комментарии (0)

Субаш  мәктәбенең укытучылар коллективы яңа уку елын су өстендә алган күңелле мизгелләр белән башлап җибәрде. Нинди су өсте дип аптырап калансыздыр?! Әйе, арттырып әйтмим. 27 август көнне бер төркем укытучылар Идел елгасына Габделфәт Сафин төркеме белән берлектә теплоходтта ял итәргә чыктылар. Андагы ялны болай гына сөйләп бетерү мөмкин түгел. Саф һава, серле, шомлы су өсте, яраткан җыры Рөстәм Закиров, баянистлар, заманча  музыка... - җаның ни тели, бар да бар. Кыскасы, кичке Казанны күрәсе килгәннәр рәхим итсеннәр!!!!!!!!
Просмотров: 607 | Добавил: klass | Дата: 09.09.2010 | Комментарии (0)

Нәбиева Гөлнара биология фәненнән болай да уңышлы имтихан тапшырган иде. Куаныч өстенә куаныч өстәп, яраткан укучыбызга тагын  бер балл өстәлде дигән хәбәр килде. Шулай итеп, биологиядән Голнараның баллы үсте. Моңа аның әти-әнисе дә, укытучылар да, үзе дә бик шатланды. Бигрәк тә, укытучысы Гөлфия Фәхриевна куангандыр дип улыйбыз. Алга таба да гел уңышлар гына елмайсын сиңа, Гөлнара!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!
Просмотров: 590 | Добавил: klass | Дата: 22.07.2010 | Комментарии (0)

Субаш урта мәктәбе үз укучыларын яңа уку елына каршы алырга әзер дисәк тә була. Техник хезмәткәрләр бик тырышып актлар залын яңарта, мәктәпне яктырта. Укучыларыбыз да җәй буе мәктәпне онытмый. Мәктәп бакчасында яшелчә үстерә, су сибә, чүп утый. Авылда су юклыгын да исәпкә алсак, быел яшелчәләр бөтенләй үсәргә тиеш түгел иде кебек. Әмма колхоз җитәкчесенең мәктәп хәлен яхшы аңлавы, трактористларыбызның сүз тыңлавы нәтиҗәсендә, яшелчәләребез су кытлыгы кичермәде. Моннан соң да шулай булыр дип ышанып калабыз.
Просмотров: 632 | Добавил: klass | Дата: 22.07.2010 | Комментарии (0)

Җир йөзендәге барлык нәрсәләр дә бары тик бер ходай кулында икәненә күпләр ышангандыр. Никадәр генә тырышсак та  күпме көннәр буена яңгыр яудыра алмадык. Үз вакыты җиткәч, бирде ходай яңгырны. Үз кирәге өчен генә урамга чыккан халык бүгеннән урамда. Саф һава, җиләс көн һәркемнең битен назлый, кәефен күтәрә. Шушы эсселек күп фаҗигаләр китерде, йөзләгән гомерләрне өзде. Моннан соң мондый хәлгә калмасак ярар иде. 
Просмотров: 563 | Добавил: klass | Дата: 18.07.2010 | Комментарии (0)

Иптәшләр, туган якка эсселек килде. Кояшта кызыну, су коену өчен меңләгән акчалар түгеп җылы якка йөри идек. Кризис булу сәбәпле, ходай безне кызгангандыр инде, андагы эсселекне монда җибәргән. Хәзер рәхәтләнеп, бакчада да эшли алмыйча, күләгәдә ял итәбез. Төнлә торып бөтен буш савытка су җыябыз, кер юабыз, тамчылап кына булса да яшелчәләргә су сибәбез. Көндез сусызлыктан интегеп, нишләргә дә белмичә, страус башын комга тыккан кебек, без кибеттән су, туңдырма ташыйбыз. Бу,  әлбәттә, кибетчеләр өчен зур сөенеч. Шулай да зарланмыйк, иптәшләр. Бүгенге көнгә сөенеп яшик.

Просмотров: 692 | Добавил: klass | Дата: 25.06.2010 | Комментарии (0)

Быелгы 11ләр , күз тимәсен, булдыралар. Түземсезлек белән көткән баллар да мәгълүм. Ел буе алган билгеләр үзләрен аклады. Укучылар күңелендә сораулар туды тууын, тик шулай да башны түбән иярлек түгел. Инде тарих белән җәмгыятьтән нинди күрсәткечләр булыр... барысы да яхшы булыр дигән уй гына йөри күңелдә.

Просмотров: 499 | Добавил: klass | Дата: 17.06.2010 | Комментарии (0)

Шау-гөр килеп ,  бүген, 12.06.2010 көнне,Балтач районы Югары Субаш авылында Сабантуе узды. Сәгать 11.00 дә башланасы бәйрәмгә иртәдән машиналар, тирә-як авыл халкы, кайткан кунаклар - бар да мәйданга ашкынды. Башка еллардан үзенчәлекле буларак, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр җәмгыять директоры Нурулла Сәгъдиев микрофонны кулыннан төшермәде. Алдыңгы хезмәткәрләрне, кыр батырларын, уеннарда җиңгән һәркемне үз куллары белән бүләкләде. Мәктәп укучылары хезмәткәрләре дә читтә калмады. Өлкән буынның булачак терәге, җәмгыятебезнең киләчәге булган сабыйлар үзләренең биюләре белән ямь өстенә ямь өстәделәр. Барлык халык таң калып татарча көрәш карады. Чын көрәш батыры булып Ильин Ленар танылды. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар белән баетылып торды. Сабантуен оештырган егет-кызларга афәрин генә ... Читать дальше »

Просмотров: 663 | Добавил: klass | Дата: 12.06.2010 | Комментарии (0)

11 сыйныф укучыларының ЕГЭ баллары билгеле булды. Әлбәттә, баллар куанырлык.  Иң мөһиме: 36 баллдан киме юк. Без сезнең уңышларыгыз белән куанабыз. Сезнең һәрберегезгә бу баллар киләчәккә ачкыч булсын иде дигән теләктә калабыз.

Просмотров: 533 | Добавил: klass | Дата: 10.06.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 7 »
Эзләргә
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz