Медаль тапшырдылар
Балтач районы Субаш урта мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннарына Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар. Әлеге тантаналы вакыйгада район вәкиле Сабирҗанов Наил Нургаязович, авыл җирле үзидарә рәисе Гыйльмуллин Хәлил Галипович, ООО Тукай вәкиле Хәбибуллин Сәйдәш, мәктәп директоры Галиева Раилә Мәсхүтовналар катнашты. Кичәдә катнашучылар тирән эчтәлекле концерт карадылар, сугышчан дусларын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә мәктәп укучылары белән берлектә һәйкәлгә венок салдылар. Мул табын артында серләштеләр, хатирәләрен яңарттылар, артистларга кушылып моңландылар. Һәркайсы мәктәп, район, колхоз, авыл советына чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
|