Уррааааааааааааа! Субашлылар янә беренче. Субаш мәктәбенең кече һәм зурлар төркеме туристлары Ялтрадан беренче урын яулап кайттылар. Моның өчен туристларны 12 грамота белән бүләкләделәр. Җитәкчеләре Петрова Гөлназ Нурулловнаны да буш итмәделәр, аңа да грамота тапшырдылар. Моңарчы туристлар Гайнетдиновлар, Николаевлар канаты астында йөреп дан казансалар, хәзер аларны ышыклаучы җитәкче - Петрова Г.Н. Мәктәптә укыганда үзе оста туристчы булса, хәзер җитәкче. Аңа ярдәмгә килгән, кайчандыр зур үрләр яулаган Гайнетдинов Илдар Фидаиловичның да зур ярдәме тигәненә безнең шигебез юк.
Молодцы, җиңелү белмәс егет-кызларыбыз,
тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекчеләребез,
оста җитәкчеләребез. Уңышларыгыз моның
белән генә чикләнмәсен, алда да зур үрләр
яуларга язсын.
|