Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан җыелган яшелчәләр белән сыйлау максатыннан, Субаш мәктәбе коллективы 18 сентябрь иртәсеннән калага юл алды. Парк Хаус янындагы мәйданда сату- алу эше иртәнге алтыда ук башланды. Сатуда җаның ни тели, шул бар. Кала халкына иң тансык яшелчә - бәрәңге. Сүз дә юк, бәрәңге авыл халкына да кадерле, әмма без үзебездә булган байлык белән уртаклашырга һәрвакыт әзер. Сатуда бөртекле культуралар, суган, кишер, чөгендер, алма, кәбестә,бал... бар иде. Боларның барсы да арзан бәядән. Мәктәпнең оста телле, ягымлы эшчеләре Зәкиева Альбина, Хәкимҗанова Зөлфияләр шәһәр халкына хезмәт күрсәтеп, кичке 6 да гына өйләренә кайтып керә алдылар, ләкин кәефләре күтәренке иде, сәбәбе - халыкка шатлык, сөенеч өләшү. без ышанабыз: шәһәр халкы да мәктәпләр ярминкәсеннән риза булып калганнардыр.
|