Быелгы ел финанс кыенлыклары булган чорга туры килә. Әмма ничек тә яшәп калырга кирәк. Бу авырлыктан чыгу өчен табигатьтән ярдәм көткән идек, ләкин ул да бик рәхим-шәфкатьле булыр кебек тоелмады. Вакытында яңгырларын бирмичә, уңыш бик түбән булды. Әмма юл буенда, бакча кырыйларында, урман читләрендә кызыл балан-миләшләр берәүне дә битараф калдыра алмый. Аларның быел уңышлары бик мулдан. Файдалы да, үтемле дә булган байлык азга гына булса да кризистан чыгарга ярдәмгә килә түгелме соң?! Әлбәттә шулай. Шуны аңлаган Субаш мәктәбе укучылары 2 көн эчендә шактый гына суммада табыш китерделәр. Димәк, якын арада мәктәптә нинди дә булса яңа җиһаз барлыкка киләчәк.
|