Шау-гөр килеп , бүген, 12.06.2010 көнне,Балтач районы Югары Субаш авылында Сабантуе узды. Сәгать 11.00 дә башланасы бәйрәмгә иртәдән машиналар, тирә-як авыл халкы, кайткан кунаклар - бар да мәйданга ашкынды. Башка еллардан үзенчәлекле буларак, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр җәмгыять директоры Нурулла Сәгъдиев микрофонны кулыннан төшермәде. Алдыңгы хезмәткәрләрне, кыр батырларын, уеннарда җиңгән һәркемне үз куллары белән бүләкләде. Мәктәп укучылары хезмәткәрләре дә читтә калмады. Өлкән буынның булачак терәге, җәмгыятебезнең киләчәге булган сабыйлар үзләренең биюләре белән ямь өстенә ямь өстәделәр. Барлык халык таң калып татарча көрәш карады. Чын көрәш батыры булып Ильин Ленар танылды. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар белән баетылып торды. Сабантуен оештырган егет-кызларга афәрин генә диясе кала.
|