Ниһаять, көтеп алган каникуллар да җитте. Ләкин мәктәп белән саубуллашу өчен бу сәбәп түгел. Ни өчен дисезме? Хәзер сәбәбен җиткерәм. 31 майдан Субаш мәктәбендә "Кояшкай" лагере эшли башлады. 40 укучы шушы лагерьга ял итәргә килде. Шуны гына көткәндәй, кояш үзенең нурларын сибә, серле елмая. Һәркөн иртән тәрбиячеләр дә елмаеп каршы алгач, балаларның шатлыгы тагын да арта. 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итүче, сыйлаучы пешекче апаларына (Зәкиева Альбина, Николаева Суфия, Хазиева Әминә), чиста мәктәп белән каршы алучы җыештыручыларга (Гафурҗанова Рәүфә, Заһидуллина Гөлйөзем), музыкаль бизәлешне булдыручы Фәезов Хәлил абыйларына, бер минут та яннарыннан китмәүче тәрбиячеләргә ( Антонова Нәфисә, Фролова Резеда, Гыйльфанова Нурсия, Фәезова Эльмира, Петрова Гөлназ) бик рәхмә
...
Читать дальше »