Иптәшләр, туган якка эсселек килде. Кояшта кызыну, су коену өчен меңләгән акчалар түгеп җылы якка йөри идек. Кризис булу сәбәпле, ходай безне кызгангандыр инде, андагы эсселекне монда җибәргән. Хәзер рәхәтләнеп, бакчада да эшли алмыйча, күләгәдә ял итәбез. Төнлә торып бөтен буш савытка су җыябыз, кер юабыз, тамчылап кына булса да яшелчәләргә су сибәбез. Көндез сусызлыктан интегеп, нишләргә дә белмичә, страус башын комга тыккан кебек, без кибеттән су, туңдырма ташыйбыз. Бу, әлбәттә, кибетчеләр өчен зур сөенеч. Шулай да зарланмыйк, иптәшләр. Бүгенге көнгә сөенеп яшик.