Татарча җырлар |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2010 » Сентябрь » 09
1 сентябрьне Субаш мәктәбендә күңелле каршы алдылар. Укучылар иртәнге сәгатьтән кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә агылдылар. Һәркайсының өстендә бер төсле киемнәр, әллә кайдан укучылар икәнен белдереп тора. Мәктәп коллективын котларга Рөстәм Загидуллин, Нурулла Сәгъдиевич, Рафилә Вафина, Юрий Илгизович килделәр. Беренче класска аяк атлаган укучыларны мәчетебез мулласы Садыйк абый, колхоз рәисе, авыл җирлеге, Ак Барс үзенең истәлекле бүләкләре белән куандырды. Укучыларны, укытучларны Белем көне белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, сабырлык телим!
Просмотров: 744 |
Добавил: klass |
Дата: 09.09.2010
|
|
Субаш мәктәбенең укытучылар коллективы яңа уку елын су өстендә алган күңелле мизгелләр белән башлап җибәрде. Нинди су өсте дип аптырап калансыздыр?! Әйе, арттырып әйтмим. 27 август көнне бер төркем укытучылар Идел елгасына Габделфәт Сафин төркеме белән берлектә теплоходтта ял итәргә чыктылар. Андагы ялны болай гына сөйләп бетерү мөмкин түгел. Саф һава, серле, шомлы су өсте, яраткан җыры Рөстәм Закиров, баянистлар, заманча музыка... - җаның ни тели, бар да бар. Кыскасы, кичке Казанны күрәсе килгәннәр рәхим итсеннәр!!!!!!!!
Просмотров: 607 |
Добавил: klass |
Дата: 09.09.2010
|
|
|
|
|