Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 29.03.2024, 17:06

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » 2010 » Сентябрь » 20

Быелгы ел финанс кыенлыклары булган чорга туры килә. Әмма ничек тә яшәп калырга кирәк. Бу авырлыктан чыгу өчен табигатьтән ярдәм көткән идек, ләкин ул да бик рәхим-шәфкатьле булыр кебек тоелмады. Вакытында яңгырларын бирмичә, уңыш бик түбән булды. Әмма юл буенда, бакча кырыйларында, урман читләрендә кызыл балан-миләшләр берәүне дә битараф калдыра алмый. Аларның быел уңышлары бик мулдан. Файдалы да, үтемле дә булган байлык азга гына булса да кризистан чыгарга ярдәмгә килә түгелме соң?! Әлбәттә шулай. Шуны аңлаган Субаш мәктәбе укучылары 2 көн эчендә шактый гына суммада табыш китерделәр. Димәк, якын арада мәктәптә нинди дә булса яңа җиһаз барлыкка киләчәк.

Просмотров: 1233 | Добавил: klass | Дата: 20.09.2010 | Комментарии (0)

Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан җыелган яшелчәләр белән сыйлау максатыннан, Субаш мәктәбе коллективы 18 сентябрь иртәсеннән калага юл алды. Парк Хаус янындагы мәйданда сату- алу эше иртәнге алтыда ук башланды. Сатуда җаның ни тели, шул бар. Кала халкына иң тансык яшелчә - бәрәңге. Сүз дә юк, бәрәңге авыл халкына да кадерле, әмма без үзебездә булган байлык белән уртаклашырга һәрвакыт әзер. Сатуда бөртекле культуралар, суган, кишер, чөгендер, алма, кәбестә,бал... бар иде. Боларның барсы да арзан бәядән. Мәктәпнең  оста телле, ягымлы эшчеләре Зәкиева Альбина, Хәкимҗанова Зөлфияләр шәһәр халкына хезмәт күрсәтеп, кичке 6 да гына өйләренә кайтып керә алдылар, ләкин кәефләре күтәренке иде, сәбәбе - халыкка шатлык, сөенеч өләшү. без ышанабыз: шәһәр халкы да мәктәпләр ярминкәсеннән риза ... Читать дальше »

Просмотров: 596 | Добавил: klass | Дата: 20.09.2010 | Комментарии (0)

Эзләргә
Календарь
«  Сентябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz