Туган ягыбызга үзенең җылы көннәре, ягымлы кояшы, серле төннәре белән җәй килде. Нишләптер быелгы җәйне бик түземсезләнеп көтте халык. Әллә инде дөнья бетә дигән уйдырмалар керде кеше башына, әллә... Ни генә булмасын, шушындый рәхәт тормыш кадерен озак татырга язсын һәркемгә. Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын, игеннәр мулдан булсын, җирдән тынычлык китмәсен.