Татарча җырлар |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Архив материалов
Субаш мәктәбендә Соңгы кынгырау бәйрәме бик куңелле үтте. Иң куанычлысы - укучыларның очырган шарлары бергә һавага күтәрелде. Без аны бу укучыларның тормышта югалып калмауларына, гел югарыда булуларына, Кеше булып калуларына юрадык. Безнең теләкләребез тормышка ашсын, юллары һәрвакыт ачык булсын дигән теләктә калабыз.
Просмотров: 1253 |
Добавил: klass |
Дата: 06.06.2011
|
|
Субаш мәктәбе укучылары бию коллективы Сабада көч сынаша. Җитез, хәрәкәтчән егет-кызлар командасы уңышка ирешер дигән өметтә калабыз. 12 кешедән ( Габделхаков, Вафин, Васильев, Дмитриев, Фаезов, Сергеев, Гафурҗанова, Хадыева, Федорова, Степанова, Набиева, Николаева) торган бию коллективына уңышлар телим.
Просмотров: 568 |
Добавил: klass |
Дата: 12.03.2011
|
|
5 нче март көнне тегермән тавында «Чана бәйрәме» уздырылды. Килгән кунакларны, укучыларны мәктәп кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады. Әти - әниләр һәм укучыларга биатлон, футбол, таудан чана шуу, озынлыкка сикерү, капчык сугышы, күңелле стартлар кебек ярышлар үткәрелде. Шулай ук таудан иң ерак шуып төшүче, иң озын чылбыр төзеп таудан шуу конкурслары үздырылды. Һәрбер җиңүчегә бүләкләр тапшырылды.
Просмотров: 775 |
Добавил: klass |
Дата: 12.03.2011
|
|
4 нче март көнне Субаш урта мәктәбе укучылары үз әниләрен халыкара хатын – кызлар көне белән котлады. Укучылар тарафыннан әниләргә оригами күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм концертыннан да әниләр канәгать калды.
Кадерле гүзәл чәчкәләр! Бәйрәм белән сезне.
Просмотров: 627 |
Добавил: klass |
Дата: 12.03.2011
|
|
Субаш мәктәбе үзенең барлык укучыларын кабат очраштырды. 55 ел элек мәктәп тәмамлаган укучылардан башлап бүгенге чор укучылары да катнашты әлеге кичәдә. Укучыларның укытучыларына, мәктәпкә булган рәхмәте, аларны сагыну, истәлекле мизгелләр... Боларның барысын да күреп була иде аларның йөзеннән.
Просмотров: 791 |
Добавил: klass |
Дата: 28.02.2011
|
|
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Сезнең гел шулай нык бәдәнле, горур, нык булуыгызны, сау-сәламәт булып яшәвегезне телим.
Просмотров: 961 |
Добавил: klass |
Дата: 22.02.2011
|
|
Җир йөзендәге гашыйк җаннар! Мин сезне Изге Вәли көне белән тәбрик итәм. Яратып, яратылып яшәгез, мәхәббәтен очратмаганнарга мәхәббәт хәзинәләрен табуларын телим.
Просмотров: 939 |
Добавил: klass |
Дата: 15.02.2011
|
|
ТГГПУ базасында үткән "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" темасына багышланган II республикакүләм фәнни - гамәли конференциясендә катнашып, Субаш урта гомуми белем мәктәбе укучысы Федорова Гүзәл Мактау грамотасы һәм флешка белән бүләкләнде. Ул моның өчен үзенең укытучысы Гөлназ Фазиловнага рәхмәтле. Мин кызымның уңышлары өчен шатланам, аңа тагын да зур уңышлар телим.
Просмотров: 568 |
Добавил: klass |
Дата: 12.02.2011
|
|
Субаш мәктәбе коллективы Х.Вәхитнең "Ике килен - килендәш" әсәрен сәхнәгә куйды. Осталыкларына карап таң калырлык, Камал артистларыннан бер дә ким булмадылар. Тамашачы белән тулган зал гөр килеп торды. Чын ихластан көлүләр, уйланулар артистларыбызга тагын да көч бирде. Субаш мәдәният йорты белән генә чикләнеп калмаслар, башка авылларны да куандырырлар дигән өметтә калабыз.
Просмотров: 651 |
Добавил: klass |
Дата: 12.02.2011
|
|
Тиздән 14нче февраль "Гашыйклар көне”. Әлеге көнне һәркем якын күрә һәм түземсезлек белән көтеп ала, бигрәк тә бер-берсен яраткан парлар. Бу көнне дусларыңа тәбрикләү сүзләрен юллый ә сөйгәнеңә тагын бер кат ярату сүзләреңне җиткерә аласың. Тик шулай да яраткан кешеңә бу көнне генә түгел һәр көнне үзеңнең игътибарыңны күрсәтеп,назлы, ярату сүзләреңне әйтеп торсаң артык былмас иде. Мәхәббәт… Ә нәрсә соң ул? Әлеге сорауга җавапны төрлечә биреп булыр иде, ләкин иң төгәл җавапны әлеге хисне кичергән кеше генә бирә аладыр мөгаен. Кемгәдер мәхәббәт бик иртә, кайберәүләргә соңлап килә, әмма дөньяда әлеге саф, эчкерсез хисне татымаган кеше юктыр ул. Беренче гашыйк булулар, беренче очрашулар болар барысы да яшьлек хатирәләре булып күңелдә җуелып баралар. Еллпар үтсә дә беренче мәхәббәтләрен күпләр онытмый, аларга багышлап
...
Читать дальше »
Просмотров: 1276 |
Добавил: klass |
Дата: 10.02.2011
|
|
|
Календарь |
---|
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|