Серле дә соң бу кышкы урман дигәннәре. Урамда җилле, салкын булса, урман эчендә тыныч һәм рәхәт. Моны каян белдең дисезме? Субаш мәктәбе коллективы 06.01.2011 көнне урманга сәяхәт кылды, алар арасында мин дә бар идем, шуннан чыгып әйтәм. Чаңгы кигән хатын-кызларыбыз 4 км.читтәге урман аралыгын бар дип тә тормадылар, чөнки урманда егетләребез итле шулпа, шашлык, кайнар коймак белән чәй әзерләп тора иделәр. Кыш бабайның әле Субаш җирлегеннән китмичә,киресенчә, безнең спорт бәйрәмендә дә катнаша алуы күңелләребезне тагын да куандырып җибәрде. Көлешә-көлешә көннең үткәнен дә сизми калганбыз. Көннең шулай файдалы үтүенә куанып, табигатькә рәхмәт әйтеп өйләребезгә таралыштык.
|