Субаш мәктәбендә тагын бер зур яналык булды. Укучылар үзләренен осталыкларын фигуралы шуу буенча сынаштылар. Берсеннән - берсе бай, кызыклы итеп әзерләнгән программаларны каравы тамашачы очен дә мавыктыргыч булды. Әти-әниләр Һәм укытучылардан торган жюрига да кыенга туры килде. Шулай да нигезләмәдән читкә китмичә, алар беренче урынны 6 классларга (кл.җит. Нурмухаметова Ф.Н.), икенче урынны 5 классларга ( кл. җит.Петрова Г.Н.), 3 урынны 7 классларга (кл.җит. Закиров Ф.М.) бирделәр. Субаш мәктәбе укучылары, без сезнең талантларга, сезнең булдыклылыкка сокланабыз, яңадан -яңа үрләр яуларсыз дип ышанып калабыз.