06.06.2010 көнне Балтач районыннан Анапа якларына 20 бала юл тотты. шулар арасында Субаш авылыннан Федорова Гүзәл дә бар. Ул "Лидер" төркемендә ял итәчәк. Җитәкчеләре Семен Петрович балалар күңеленә беренче карашта ук ошады. Гүзәлгә без ак юллар телибез. Иҗат чишмәләре саекмасын, киресенчә, тагын да артсын гына. Күп дуслар тапсын, әмма мондагы дусларын да онытып бетермәсен. 21 көннән кабат очрашырбыз, анда туган хисләрен шигырьләре аша белербез дип ышанып калабыз.