Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 26.04.2024, 22:47

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Соңгы кыңгырау

               Соңгы кыңгырау.                                                                                              Соңгы звонок...Соңгы дәрес...Беренче укытучы...әлеге сүзләр бер-берсе белән бик зур бәйләнештә торалар. Укытучы...әлеге исем һәркемнең йөрәгенә, күңеленә бик якын, кадерле. Күптән түгел генә барлык чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге минутларда күп кенә укучыларның йөзләрендә шатлык шул ук вакытта моңсулык тойгылары да бар иде. Бу көнне барлык чыгарылыш укучылары кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп сукмакларыннан атладылар, 11 ел буе кичергән шатлыклы, борчулы вакытларын искә төшереп хатирәләрен яңарттылар. Алар бу көннән яңа тормышка аяк басалар, алда аларны яңадан-яна сынаулар көтә.

 Безнең Субаш урта мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау” бәйрәме бик матур, истәлекле, онытылмаслык итеп үткәрелде. Мәктәбебезнең иң тырыш, уңган 5 укучысы мәктәп белән саубуллашты. Минемчә, әлеге укучылар укытучылар күңелендә бары матур хатирәләр белән генә җуелып калгандыр. Гомумән әйткәндә, әлеге укучылар мәктәп тарыхында да тирән эз калдырдылар. Чөнки алар, берсеннән-берсе тырыш, талантлы, спорт сөюче, сәнгатькә гашыйк укучылар. Менә алар кемнәр:Нияз Асхатов, Ләйсән Антонова, Әнәс Вәлиев, Гөлнара Нәбиева, Ләйсән Асхатова. Спортка килгәндә, Нияз Асхатов, Әнәс Вәлиев, Ләйсән Асхатова иң актив укучыларның берсе булдылар. Районыбызда нинди генә ярышлар уздырылмасын алар гел беренче иде. Район күләмендә генә түгел республикада да алар сынатмадылар. Гөлнара Нәбиева иң тырыш укучыларның берсе булды. Ул да төрле олимпиадаларда катнашып яхшы гына нәтиҗәләргә иреште. Ә сәнгатькә килсәк, Ләйсән Антоновадан үрнәк алып була. Төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә Ләйсән үзенең моңлы тавышы белән күпләрне таң калдыра иде. Гомумән әйткәндә, алар һәрберсе үзенчә тырыш, зирәк, актив укучылар. Алга таба да алар әлеге күркәм сыйфатларын югалтмасыннар иде.

 Алда сезне зур сынаулар көтә, әлеге сынауларга баш имәскә,куелган максатларыгызга ирешергә язсын. Хәерле юл сезгә укучылар!

 

                            Алда көтә сезне зур сынаулар,

                            Сынауларны җиңел узыгыз.

                            Киләчәктә яңа үрләр яулап,

                            Иң бәхетле кеше булыгыз!                 

Категория: Мои статьи | Добавил: klass (31.05.2010)
Просмотров: 2775 | Комментарии: 5 | Теги: эссе | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 4
4 CorEssefe  
0
Надо запомнить :)

3 Liska  
0
Приятно, сидя на работе. Отвлечься, от этой надоевшей работы. Расслабиться, и читать написанную тут информацию :)

2 vipgod  
0
Отличная сратья, мне нравится, достойно.

1 WesBroofsHesk  
0
У нас на сайте вы найдете:[url=http://filmsonline2012.ru/] смотреть новинки фильмов 2012
[/url]

Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz