Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 26.04.2024, 12:59

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Нәни дәүләт
Нәни дәүләт
 
 Зурмы яки кечкенәме-
Һәр гаилә бер дәүләт.
 Карыйк әле, бу дәүләтне
 Кемнәр бара җитәкләп?
 Ирләр – илнең президенты.
 Ирләр бит алар горур.
Хатыннар, билгеле инде,
Генеральный прокурор.
 Эчке эшләр министры –
Кайнаналар, әлбәттә.
Алар катнашмаган эш юк
Бу кечкенә дәүләттә.
 Әбекәйләр, бабакайлар
 Били советник постын.
Бирәләр алар киңәшнең
 Иң әйбәтләрен, дустым.
Курьер хезмәтен үтиләр
 Барлык бала-чагалар:
 Алар – яки президентка
Яки өлкән киңәшчегә,
Я прокурорга чабалар.
 Каен сеңел, каен эне,
Бүтән ыбыр-чыбырлар –
 Бөтенесе креслосыз,
 Портфельсез министрлар.
Дөрес, кайчак бу дәүләттә
Була переворотлар:
 Очып төшә президентлар,
Алмашыналар постлар.
 Тик бер нәрсәгә юнәлгән
Максаты һәркемнең дә -
 Гел иминлек хөкем сөрсен
 Һәм бәхет булсын өйдә.
                                                                  Ф.Яруллин.
 
 Хәерле көн, кадерле укучылар. Әлеге шигырьдән күренгәнчә, без бүген дәүләтнең кечкенә генә бер күзәнәге булып торган гаилә турында сөйләшербез. Һәркайсыгызга билгеле булганча, 2008 нче ел –Гаилә елы. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә - тормыш нигезе. Безнең һәммәбезнең үз Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалары – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын дисәк, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк..
Укучылар, сез бүгенге көн балалары. Һәркайсыгызның үз фикере бардыр. Ләкин шундый гаилә, андагы мөнәсәбәтләрнең җылы булуы өчен үз әти-әниеңнең тормыш юлларын, шатлыкларын, борчуларын, алдагы көнгә максатларын белергә кирәк.
Экранда анкета, әйдәгез, шул сорауларга җавап биреп карыйк әле. Анкета сораулары:
1. Әниеңнең кыз вакыттагы фамилиясе.
2. Әти-әниеңнең туган җире.
3. Ничә апа – сеңлесе, абый-энесе булган?
 4. Әти-әниләрең кайда укыганнар, һөнәрләре нинди?
5. Алар кайчан өйләнешкәннәр?
6. Әти-әниеңдәге нинди сыйфатларны үзеңдә булдырырга телисең?
7. Буш вакытларыгызда нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
 8. Гаиләгезнең төп максаты нинди дип уйлыйсыз?
9. Сезнең гаиләгездә нинди традицияләр сакланып килә?
Балалар, без үзебезнең гаиләбез, туганнарыбыз турында никадәр күбрәк беләбез, алар белән кызыксынабыз, кайгы-шатлыкларын бүлешә алабыз шулкадәр мәхәббәтебез дә арта, ныгый. Ә сез , балалар, тагын бер кабат уйланыгыз әле һәм нәтиҗә ясагыз, үзгәртәсе булса, сез нишләр идегез? (һәркемгә карата кешелекле булу, сүз тыңлау, каршы эндәшмәү, әти-әниләрне борчуга салмау, алар белән уртак фикердә булу, үзеңнең кайда, кем белән булуың турында хәбәр итеп тору һ.б.) Һәркем бәхетле булырга, гаилә корырга, балалар тәрбияләргә омтыла. Сүз дә юк, болардан башка бәхет була да алмый. Менә сезгә дә тиздән олы юлга аяк басарга, тормыш корырга вакыт җитә. Бу кеше тормышында иң мөһим адымнарның берсе, моңа бик җаваплы карарга кирәк. Бер уйланмаган адым синең бөтен гомереңне җимерергә мөмкин.
 Укучылар, сез бәхетле гаиләне ничек күзаллыйсыз?
1 төркем. Үрнәк, үрнәк әни нинди булырга тиеш?
 2 төркем. Үрнәк, үрнәк әти нинди булырга тиеш?
3 төркем. Үрнәк, үрнәк бала нинди булырга тиеш?
Безнең гаиләнең законы
Әтиләр өчен: Сезнең начар гадәтләрегез бармы?
Үз кулыгыз белән нәрсә эшли беләсез?
 Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль сезгә туры киләме? Әниләр өчен: Сезнең яраткан эшегез?
 Хатын-кыз кайчан матур?
 Тулы бәхет кайчан була?
 Сезнеңчә гаиләдә ничә бала булырга тиеш?
 Балалар өчен:
әти-әниләр балаларын иркәләргә тиешме?
 Көндәлек тоту өчен сезгә акча бирәләрме?
 Гаиләдә сез үзегез башкарырга тиешле вазифалар бармы?
Сез кайсы илдә яшәр идегез?
Шәҗәрә төзү. Кем күбрәк саный ала.
 Ял сәгате – кроссворд чишү.
Үз хыялыңдагы йортны син ничек күзаллыйсың?
Категория: Мои статьи | Добавил: klass (26.05.2010)
Просмотров: 1318 | Теги: конспект | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz