5 нче март көнне тегермән тавында «Чана бәйрәме» уздырылды. Килгән кунакларны, укучыларны мәктәп кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады. Әти - әниләр һәм укучыларга биатлон, футбол, таудан чана шуу, озынлыкка сикерү, капчык сугышы, күңелле стартлар кебек ярышлар үткәрелде. Шулай ук таудан иң ерак шуып төшүче, иң озын чылбыр төзеп таудан шуу конкурслары үздырылды. Һәрбер җиңүчегә бүләкләр тапшырылды.