Главная | Регистрация | Вход | RSSЧетверг, 25.04.2024, 22:42

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Субаш мәктәбендә Аҗаган
Аҗаган
 
2009 нчы ел Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан февраль аенда мәктәптә «Аҗаган” ярышы булып узды. Моның өчен бишенче класстан, унберенче класска кадәр укучыларны ике командага бүлделәр. Кызыллар һәм яшелләр командалары барлыкка килде. Һәрбер команда үз капитанын, җырын, девизын сайлады. Командалар бер-берсеннән көнләшә-көнләшә сынауларга хәзерләнә башлады. Һәрбер ярышта бер генә капитанның да җиңеләсе килмәде. Кызыллар да, яшелләр дә үз осталыкларын күрсәтеп калырга тырышты. Ярышлар кызганнан-кыза барды, бер генә якның да җиңелү ачысын тоясы килмәде. "Күңелле стартлар”, "Хоккей”, ярышларында укучылар булган бар көчләрен җыеп, ярышта беренчелекне алырга тырыштылар. Кызлар да егетләрдән калышмыйча боз өстендә ярыштылар. Бу юлы җиңү шатлыгы яшелләргә елмайса, җиңелү ачысы кызылларга туры килде. Көндәлек үткәрелгән ярышта өстенлек я бер командага я икенчесенә туры килә. Яшелләр җитез, көчле булсалар, кызыллар исә логик фикерләү ягыннан өстенлек алдылар. Соңгы көнне "Азимут” буенча йөрү булды, барысы да флаг эзләде хәтта укучылар йөргән җирдә кар әсәре дә калмады. Бөтен җир казылып, чирәм чыгып бетте. Флаг исә мәктәп кырыенда гына булган икән!!! Аны кызыллар командасы беренче тапты. "Ура” авазы бөтен авылны яңгыратты. Кызылларның җиңү шатлыгыннан бөтен йөзләре балкыды, әйтерсең Берлинны алганнар. Яшелләрнең генә кәефләре булмады. Ләкин аркан тарту ярышында яшелләр җиңде һәм очколар тигезләште. Тик соөгы нәтиҗәне командалар чыгарган газеталар билгеләде. Әз генә өстенлек белән яшелләр командасы "Аҗаган” ярышында җиңеп чяыкты. "Аҗаган” ярышында катнашып, һәрберебез елга җитәрлек уңай тәэсирләр алдык, чана-чаңгыда шуып үзебезгә җитәрлек көч тупладык. Спорт елында һәрбер кеше сәламәт булсын!
Категория: Мои статьи | Добавил: klass (29.05.2010)
Просмотров: 742 | Комментарии: 1 | Теги: игра | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz