Главная | Регистрация | Вход | RSSЧетверг, 25.04.2024, 03:45

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Ныклы гаилә - ныклы дәүләт
Ныклы гаилә - ныклы дәүләт
                                                               Гаиләм – табынлы түрем,
                                                              Гаиләм – назлы серем.
                                                             Гаиләм – бөтен бер дөнья,
                                                            Гаиләм – туган телем.
Республикабызда агымдагы елның Гаилә елы итеп билгеләнүе тикмәгә генә түгел. Чөнки Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. "Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер” дигән мәкалебез дә шуннан килә. Һәркем баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. "Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч”,- дигән мәшһүр мәгърифәтче-педагог Р.Фәхретдинов. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт. "Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар, Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”,- дип язган иде Ф.Яруллин. Әйе, күп вакытта безгә әнә шул үлчәү-бизмәннәр җитеп бетми. Тик шулай да күп кешедә Намус бизмәне бар. Саф күңелле, кешелекле, башкалар турында кайгыртырга күнеккән кеше аннан һич аерыла алмас. Әнә шул бизмәнне йөрткән кеше гадел була. Халкыбызда гасырлар тирәнлегеннән үк килә торган иң гүзәл сыйфатларның берсе – балага һәр эштә үрнәк күрсәтү, узара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак булу. Әйе, һичшиксез, бала иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Бала күнеле – уңдырышлы туфрак белән бер. Шул туфракка ни чәчсәк, шуны җыеп алырбыз. Әлеге уңайдан бер төрек әкиятен искә төшереп үтәсем килә. "Бабай белән малай өй алдынгылары эскәмиядә утыралар, ди. Каршыларында әвәрә килеп ике эт сугыша икән. Этләрнең берсе – ак, икенчесе кара төстә, ди. Малай карап-карап торган да болай дигән: - Бабакай, өебезне саклар өчен бу этләрнең берсе генә җитмәс иде микән? - Юк, улым, аларның берсе – яхшылыктыр, ә икенчесе – яманлыктыр. Бу этләр кеше күңеленең чагылышыдыр... - Кызык икән, - дигән малай. - Ә аларның кайсы җиңәр, дип уйлыйсың соң син? - И улым, улым, кайсын яхшырак ашатсам, шунысы җиңәячәк, - дигән карт. Әйе, баланың ничек тәрбияләнүе, кайсы сыйфатларының ачылуы гаилә тәрбиясеннән тора. Ләкин гаилә ул ниндидер үз эченә генә бикләнгән урын түгел. Гаилә җәмгыять белән тарыдан-туры бәйләнештә. Җәмгыятьтәге уңайсыз психологик халәт гаиләнең әхлакый нигезенә тискәре йогынты ясый: балалар һәм ата-аналар бер-берсеннән читләшәләр, каршылыклар көчәя. Үз йөзен саклый алган, тотрыклы, иманлы гаилә генә әлеге авырлыкларны җиңеп чыга ала. Бала нинди генә нәсәлдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз эчке кануннары бар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар - шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар. Мин үземнең хезмәтемдә еш кына халык педагогикасына мөрәҗәгать итәм. Шуны ук әбием, бабам үрнәгенә куеп карыйм. Әйе, алар үрнәгендә тәрбияләр өчен күп нәрсә җитми икән безгә! Вакыт шаһит: шул әби-бабаларыбыз үзләренең яшәү рәвешләре, кылган гамәлләре белән безнең җаннарыбызга тәүфыйк орлыгы чәчкән иң түзем мөгәллимнәребез булган икән. Буыннан-буынга күчеп килгән күңел байлыгы: Мәгънә, Мән, Миһербан чишмәсеннән сыйладылар алар безне. Гомер-гомергә милләтебезнең йөзен билгеләгән, горурлыгы булып саналган тыйнаклык, итәгатьлелек кебек сыйфатларны инде менә без, бүгенге көн әти-әниләре, балаларыбызга тапшырырга тиеш. Бер-беребезгә ихтирам, кеше кадере, изгелек дигән төшенчәләрне бала күңеленә гаилә салырга тиеш. Иң мөһиме, бу сыйфатларның ана сөте белән генә түгел, ана теле аркылы да күчүен онытмаска кирәк! Тел әле ул белем бирү генә түгел, тел – тәрбия бирү чыганагы да. Тел белү ул – безнең үткәнебезгә, тарихыбызга, нәселебезгә, әби-бабаларыбызга хөрмәт билгесе дә. Гаиләләребездәге балалар ата-ана хакын хаклап, милләтне, туган телне яратып үссеннәр иде. Олы-карыга, әби-бабаларыбызга хөрмәт ул – безнең тарихыбызга, үткәнебезгә, киләчәгебезгә, ягъни үз-үзебезгә хөрмәт! Миһербан чишмәсе һаман челтерәсен, саф суы белән безне һаман туендырып торсын дисәк, гаиләдә бала тәрбияләгән вакытта әби-бабалаларыбыз үрнәгенә якынрак килик. Телебезне дә, динебезне дә аңлый һәм санлый торган балалар үстерик!
Категория: Мои статьи | Добавил: klass (25.05.2010)
Просмотров: 2416 | Комментарии: 2 | Теги: эссе | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz