Главная | Регистрация | Вход | RSSЧетверг, 25.04.2024, 18:23

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » 2010 » Май » 29 » Укытучы елы
08:53
Укытучы елы
Без сезгә сокланабыз!!!
 
 
 2010 нчы ел Президент тарафыннан "Укытучы елы” дип игълан ителде. Субаш урта мәктәбе укытучылары узган "Спорт елын” ничек ачып җибәрделәр, быелгы елны да шулай күңелле итеп башлап җибәрделәр. Гомумән әйткәндә, укытучыларыбыз нинди генә чаралар оештырылмасын., барысында да актив катнашырга,үз көчләрен сынап карарга омтылалар. Быелгы "Укытучы елы”н алар 16 нчы гыйнвардан биатлон ярышы белән ачып җибәрделәр. Барлык укытучыларыбыз да, шулай ук техник хезмәткәрләр дә бу көнне чаңгыга басты. Алар үзләрендә булган барлык көчләрен туплап,бу ярышта сынатмаска тырыштылар,һәм күп кенә укытучыларыбыз әлеге ярышта беренче булдылар. Спортта гына түгел,сәнгаттә дә укытучыларыбыз алдынгы. Күптән түгел 9 нчы февраль көнне Субаш мәдәният йортында укытучыларыбыз Г.Зәйнәшеваның "Күктән төшкән кияү” дип исемләнгән спектакелен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлеге спектакелне без укучылар да түземсезлек белән көткән идек. Укытучыларыбызның чыгышларын карарга бөтен авыл халкы җыелган иде,зал шыгырым кеше белән тулды,алар көчле алкышларын да кызганмадылар. Чыннан да, әлеге спектакелне алар халык күңеленә үтеп керерлек итеп куйдылар,әйтерсең алар тумыштан актерлар буларак яратылганнар. Без аларның чыгышларын игътибар белән күзәтеп утырдык, һәм аларга сокландык. Алар шушы көнне безнең күңелләребезгә илһам нуры иңдерделәр. Икенче көнне иртән үк ничектер күңел тизрәк мәктәпкә ашкынды,тизрәк укытучыларыбызның нурлы йөзләренә тагын бер кат сокланулы караш белән карыйсы килде. Мәктәпкә килгәч тә укытучыларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткердек, һәм тагын бер кат аларның шундый сабыр булуларына гына түгел ә безне якты киләчәккә яхшы кешеләр буларак күрергә теләүләренә инандык. Әгәр дә без үзебезнең укыткан укытучыларыбызны яратсак,аларны онытмасак,рәхмәт сүзләрен ешрак әйтсәк аларның да күңелләре булыр иде. Күп кенә чакларда безнең укытучыларга үпкәләгән вакытларыбыз була,ләкин төптән уйлап карасак укытучыларыбыз безне кеше итәргә,киләчәктә тормышта үз юлыңны дорес сайларга өйрәтәләр. Шушы язмам белән тагын бер кат шуны әйтәсем килә, үзебезнең укытучыларыбызны онытмыйк,аларны ихтирам итик,рәхмхт сүзләрен ешрак әйтик. Шулай ук минем Субаш мәктәбе укытучыларына барлык укучылар исеменнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Без сездән үрнәк алабыз, сезгә сокланабыз.Сезнең безгә эшләгән яхшылыкларыгыз бихисап,сезнең алда без баш иябез. Гүзәл Федорова
Просмотров: 600 | Добавил: klass | Теги: Новость | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Календарь
«  Май 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz