Күңелемдә тик син...
Бүген соңгы тапкыр иркәм,
Очраштылар безнең карашлар.
-Сау бул!- дидем сиңа,оныт мине,
Чуалды бит безнең язмышлар.
Үпкәләмә миңа,кичер зинһар
Аңламадым синең хисеңне.
Теләмичә әйттем бу сүзләрне,
Аңлыйсың бит үзен ни өчен.
Һәркөн сине авыр миңа күрү,
Йөрәгем бит сиңа тартыла.
Йөрәккәем, аңла мине зинһар,
Түзә алмыйм бит шушы сагышка.
Бергә йөргән чаклар искә төшә,
Куллар-кулда уйлар бер иде.
Киләчәкне үзебез үк шулай,
Юрап куйганбыздыр сөеклем
Онытмамын сине беркайчан да,
Бары сине һаман яратам
Шушы шигерләрем аша гына
Сагышымны читкә таратам.
Мин әле дә сине ЯРАТАМ!!!
|