27.05.2010.көн иртәсен Субаш урта гомуми белем мәктәбе зур түземсезлек белән көтте. Бүген алар Норма мәктәбенең 8а сыйныф укучыларын үз мәктәпләрендә кабул иттеләр. Берсеннән-берсе матур 20 укучы сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Туган якны өйрәнү" музее белән таныштылар. Музей җитәкчесе Николаев И.И. тирән эчтәлекле сөйләме белән укучыларны мәгариф өлкәсенең үткәне, сугыш чоры, Тукайның җирлек белән бәйләнеше, бүгенге көн укучылары, авылда яшәгән төрле милләт халкының тормышына, гөсләчеләр янына ... сәяхәткә алып барды. Укучылар зур кызыксыну белән мәктәп белән таныштылар. Җирле рәссам В.Антонов күргәзмәсе янында , ял бүлмәсендә карточкаларга төштеләр. Мәктәп коллективына рәхмәт җиткереп, истәлекле бүләк - Гамил Афзалның 3 томдагы җыентыгын тапшырдылар
|