Главная | Регистрация | Вход | RSSСуббота, 20.04.2024, 19:39

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » 2011 » Февраль » 10 » Гашыйклар көне
22:25
Гашыйклар көне

Тиздән 14нче февраль "Гашыйклар көне”. Әлеге көнне һәркем якын күрә һәм түземсезлек белән көтеп ала, бигрәк тә бер-берсен яраткан парлар. Бу көнне дусларыңа тәбрикләү сүзләрен юллый ә сөйгәнеңә тагын бер кат ярату сүзләреңне җиткерә аласың. Тик шулай да яраткан кешеңә бу көнне генә түгел һәр көнне үзеңнең игътибарыңны күрсәтеп,назлы, ярату сүзләреңне әйтеп торсаң артык былмас иде. Мәхәббәт… Ә нәрсә соң ул? Әлеге сорауга җавапны төрлечә биреп булыр иде, ләкин иң төгәл җавапны әлеге хисне кичергән кеше генә бирә аладыр мөгаен. Кемгәдер мәхәббәт бик иртә, кайберәүләргә соңлап килә, әмма дөньяда әлеге саф, эчкерсез хисне татымаган кеше юктыр ул. Беренче гашыйк булулар, беренче очрашулар болар барысы да яшьлек хатирәләре булып күңелдә җуелып баралар. Еллпар үтсә дә беренче мәхәббәтләрен күпләр онытмый, аларга багышлап җырлар, шигырьләр язалар, болар шулай ук истәлек булып сакланып баралар. Әйе, яшь чак-җүләр чак дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Беренче тапкыр гашыйк булулар, төннәр буе уйланулар, бар дөньяңны онытып йөргән чаклар да күп була. Еллар үткәч, әлеге вакытларыңны көлеп кенә искә аласың. Әмма ни генә дисәк тә, болар һәммәсе дә иң кадерле, матур, якты хатирәләр. Мәхәббәт дигән саф, эчкерсез хис һәркемнең күңелендә, йөрәгендә урын алсын, югалмасын. Бер-берегезне яратып яшәгез. 14нче февраль-"гашыйклар көне” белән! Мәхәббәт ул- якты йолдыз икән, Кемдә бар ул, кемдә булмас хис. Мәхәббәтсез яшәп буладыр да... Янып яшәүләре авыр ич. Юллар очраштыра көтмәгәндә, Көтмәгәндә килә югалту. Мәхәббәт ул- йолдызларга ашу, Янган йөрәкләргә ук ату.

Просмотров: 1274 | Добавил: klass | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Архив
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz