Татарча җырлар |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2010 » Октябрь » 11
09.10.2010 көнне Субаш урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Анда мәктәптә белем алучы барлык укучыларның да әби-бабайлары, мәктәбебезнең кадерле ветеран укытучылары чакырулы иде. Бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгән укучылар белән берлектә укытучылар коллективы да шатланып каршы алды ак яулыклы әбиләрне, түбәтәйле аксакалларны. Алар мәктәп бусагасын атлап керүгә сихри нур иңгән кебек булды. Түгәрәк табын артында матур сүзләр әйтелде, мәктәп бакчасыннан җыеп алынган табыштан әзерләнгән ризыктан авыз ителде. Әлеге бәйрәмнән һәркем риза булды.
Просмотров: 586 |
Добавил: klass |
Дата: 11.10.2010
|
|
|
|
|