Модельле дәрес.
Тема: татар халык авыз иҗаты – җырлар.
Максат: халык авыз иҗаты төшенчәсен искә төшерү, татар халык җыры, төркемнәре турында аңлатма бирү, халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: катнаш
Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, акыл штурмы, әңгәмә, эзләнүле.
Дәрес барышы.
1. Кызыксындыру уяту. Укучылар белән әңгәмә. - укучылар, халык авыз иҗаты турында нәрсәләр беләсез, әйдәгез, кластер-тәлгәшләргә тутырып карагыз әле.
Дастан
Табышмак
Җыр
әкият
Мәкаль
Бәет
Халык авыз иҗаты
Мәсәлән:
- укучылар,сез җырлар беләсезме, яратасызмы?
- Бигрәк тә нинди җырларны тыңларга яратасыз,
- Бөтен җырлар да бертөслеме?
Җавап биргән вакытта түбәндәге таблицаны тутырып баралар.
Таблицаны 1
Җырларның нинди төрләре бар?
Эчтәлеге?
Төрләре?
Башкарылуы?
Акыл штурмы.
Татар халык җырын тыңлау. Эш төркемнәрдә башкарыла.
- "моң” төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз?
- Ул җырның сүзләре белән бәйләнгәнме, әллә көе беләнме?
Эчтәлеккә төшенү.
Укытучы сүзе.
- җыр турында тулырак мәгълүмат бирә.
Көйгә салынган шигъри әсәрләргә җыр дип әйтәләр.
1 слайд. Уен җырлары, такмаклар кергән сәхнә әсәреннән күренешләр карау.
а). Эш парлап алып барыла. - такмак әйтеп бию кайчан башкарыла; - хәзерге көнгә кадәр сакланган бию такмаклары бармы?
Ял итү. Җырлы уен уйнау. Мәсәлән, "Гөлбану”.
2 слайд. Хезмәт җырлары.
Фикер алышу өчен сорау:
- эш вакытында җыр ни өчен кулланылган?
- хезмәт җырлары белән өмә җырлары арасында бәйләнеш бармы?
3 слайд. Лирик җырлар.
Сораулар:
- лирик җырларның эчтәлеге нидән гыйбарәт?
- нинди лирик җырлар беләсез, аларны ни өчен лирик дип уйлыйсыз?
4 слайд. Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
Сүзлек өстендә эшләү.
Уйлану- фикерләү (размышление)
Теләк – омтылыш (желание) Хыял – уйлану (мечта)
Көй – мелодия
Мәрхәмәтле – рәхимле (милосердный)
Рефлексия. Таблица 1 кире кайту, тулыландыру, төзәтмәләр кертү. Җыр турында мәкаль һәм әйтемнәрне уку. Һәр төркем 5 мәкаль уйлый, аңлата.
Өйгә эш. Татар халык җырларын башкаручылар турында мәгълүмат тупларга.
|