Главная | Регистрация | Вход | RSSЧетверг, 25.04.2024, 02:26

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

"Алай да чишмэ бар эле".Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” эсэре.
[ Скачать с сервера (45.5 Kb) ] 25.05.2010, 18:43
Алай да чишмә бар әле (М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә”әсәренә хронотопик анализ.”Әсәргә анализ ясау”кысаларында, филология төркеме) Максат: М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә”әсәре белән танышу, хронотопик анализ ясый алуга ирешү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан күргәзмә, слайдларда татар авылының үткәне, бүгенге тормышын чагылдырган күренешләр,кичке уеннар, гармун моңы әдәби детальләр җыелмасы. Дәрес тибы: катнаш Методы: эзләнүле Дәрес төзелеше №Этап Метод Бурычлар вакыт
1Кызыксындыру уятуУкучылар белән әңгәмәУкучыларның белемнәренә таянып, әсәр анализларга әзерләү5мин
2Мәгънәсенә төшендерүЭзләнүле, парларда эшләүәсәрнең эчтәлегенә төшендерү, әдәби детальләрнең әһәмиятен билгеләү, сюжет сызыгын ачыклау20мин
3Рефлексия Энергизатор, төркемнәрдә эшләү, анализ ясауУкучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү, аралашу әдәбен арттыру, төркемнәрдә эшләү алымын камилләштерү, хаталарын танырга өйрәтү.17мин
4Өйгә эшАңлату өйрәнелгән материалны йомгаклау3мин
Дәрес барышы 1этап. Кызыксындыру уяту.Әңгәмә өчен сораулар: -"Яшьлеген сагынып яшәүче әдип ”кем ул? - аның осталыгы нидән гыйбарәт? - туган нигез төшенчәсен ничек аңлыйсыз? 2этап. Мәгънәсенә төшендерү. Слайдларда татар авылларының үткәне, бүгенгесе күренешләре. Шуларга гармун моңы кушыла. Әсәрнең язылу вакытына игътибар итү. -1979, август-сентябрь Эш парларда алып барыла. -1970 нче еллар әдәбияты өчен актуаль булган проблемалар -... (татар авылының үткәне, бүгенгесе, буыннар арасында бәйләнешләр өзелү, туган нигезне оныту...) -әсәрдәге вакыйгалар вакыты- ... (схема булдыру, аңлату) Психологик-тормыш турында уйланулары, күңел кичерешләре

Ретроспектив- XX гасыр башыннан башлап

Тарихи- XX гасырның 30 елларыннан башлап 60 елларгача

вакыйга

Гадәти-көнкүреш хронотобы Вакыйгаларның хронотобы: Автор-хикәяләүченең субьектив хронотобы - автор-хикәяләүченең күңел кичерешләре психологик вакытта торна образына бәйле. Димәк...(укучылар дәвам итәләр, исбатлыйлар) Җавап варианты: вакыт бүленеше – яшь чак һәм яшьлеге үткәннән соң. яшь чак яшьлеге үткәннән соң. Иркенлеккә кыю атлый юкка чыгарылган болынга – үткәненә Хәтер мотивы 2слайд. "Бөтен дөнья” бирелеше. Гөберчәк Чүриле-Авиньон Кипр Гөберчәк - Сан-Мартин Арча Свердловск Пространствоны хәрәкәткә китерүче дөнья үзәге – торналар төшкән җир. Схема нигезендә аерым әһәмияткә ия хронотопны табу, максатын билгеләү. - юл хронотобы. Автор дөнья гизә, авылга кайта. Төп максаты - әти-әнисе нигезенә дөньядагы изгелекне кайтарырга тырышу. 3 слайд белән эшләү. Энергизатор. Укучылар шартлы билгеләр белән күрсәтеп, үзләренең нинди ис иснәгәннәрен белдерәләр. Мәсәлән: җир, алмагач, трактор, печән, бал, су, балык, җылы он исе, камыр һ.б. - әлеге исләр әсәрдә ни өчен кулланылган? - әсәрдә бирелгән әдәби детальләр нәрсәгә ярдәм итәләр. (укучыларның җаваплары төрлечә булырга мөмкин) 3.Рефлексия. Дәреснең беренче этабына кире кайту. Төркемнәрдә эш. Төп геройның юлын сез ничек күзаллыйсыз? ( туган нигез --- ят җир---- туган нигез) Энергизатор . Туган якка әйләнеп кайту- кайтмау каршылыгын ачыкларга. Бер яктан автор япа-ялгыз – балачаксыз, яшьлексез калуы турындагы уйлары, икенче яктан әхлаксызлык турындагы уйлары. Ялгызлык мотивы. Һәр төркем үзенең эшен яклый. 4.Өйгә эш бирү.
Сафый абзый бер генә җөмлә әйтә: "Алай да чишмә бар әле”. Мәгънәсен ачыкларга.
Категория: Мои файлы | Добавил: klass | Теги: урок
Просмотров: 2495 | Загрузок: 202 | Рейтинг: 3.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz