Мəгариф өлкəсендəге үсеш - үзгəрешлəр гомуми белем бирү мəктəплəре эшчəнлегенə, уку-укыту максатларына яңа талəплəр куя. 2010 елга кадəр Россия мəгарифен модернизациялəү концепциясендə заманча мəктəп укучының акыл һəм рухи үсешен тəэмин итə торган иҗтимагый-педагогик мəйданчык буларак билгелəнə, нəтиҗəдə укучыны яңача иҗтимагый-икътисади шартларда җəмгыятьтə узенə тиешле урын табарлык, мөстəкыйль яшəргə сəлəтле шəхес буларак формалаштыру күзаллана. Бүгенге көндə җəмгыятькə белем күрсəткече яхшы булган укучы гына түгел, ə яшəү юнəлешен дөрес сайлаучы, эшлекле, җаваплы, тəнкыйди фикер йөртə белүче шəхес кирəк. Ə моңа укучыларның тəнкыйди фикерлəү сəлəтлəрен үстереп кенә ирешеп буладыр, минемчә. Ə һəркем тəнкыйди фикер йөртə аламы? Юк. Моның өчен, əлбəттə, əзерлек кирəк. Д.Халперин тəнкыйди фикер йөртə белүче укучыда булырга тиешле сыйфатларны түбəндəгечə аерып чыгара: - планлаштыруга əзер булу (эзлеклелек, ышанычлылык, фикереңне төгəл җиткерү); - зирəклек (башкалар фикерен кабул итə белү); - түземлелек (үз фикереңдə нык тору, ахыргача чишелеш табу); - үз хаталарыңны төзəтергə əзер булу (дөрес карар кабул итү) - аңлаучанлык ( чишелешне дөрес бəялəү); - килешүчəнлек ( иң мөһиме – чыгарган карарны башка кешенең кабул итүе). Əлеге технологияне кулланганда укучы үзен мөстəкыйль һəм инициативалы итеп тоя, аның кызыксынучанлыгы бəялəнə. Тəнкыйди фикерлəү сәләтен үстерү технологиясе башка фәннәрдә кулланыла, ә татар теле һәм әдәбият дәресләрендә әле кулланылмый дип әйтерлек. Мин бу технология белән кызыксындым һәм үземнең дәресләрдә куллана башладым. Әлеге технология буенча дәрес 3 этаптан тора: 1. Кызыксындыру - булган белемнəрне искə төшерү; яңа темага кызыксыну уяту; укучыларда максат булдыру. 2.Мəгънəсенə төшенү - яңа мəгълүмат кабул итү; максатларны ассызыклау 3.Рефлексия - фикерлəү, яңа белем алу; яңа максатлар кую. Сезгә әлеге технология нигезендә үткәрелүче дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәм.
|