Главная | Регистрация | Вход | RSSПятница, 29.03.2024, 07:56

РАИЛӘ МӘСХҮДИ сайты

Сайтта
Җырлар
Татарча җырлар

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Агыла да болыт агыла
[ Скачать с сервера (40.5 Kb) ] 25.05.2010, 18:55
Ак чәчәк аткан иҗат (Х.Туфан иҗатын өйрәнү. 11 нче сыйныф.) Аккош күлендə сагыш, моң, Юксынып сорый урман: Гасырның үзе кебек чал Кайда дип синең Туфан (С.Хəким) Максат: язучының тормыш юлы белән киңрәк таныштыру, өстәмә мәгълүматлар белəн эшлəргə өйрəтү, тəнкыйди фикерләү сəлəтен үстерү, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Җиһазлау: язучы портреты, китаплар күргəзмәсе, язучы тормышына карата ясалган слайдлар, "Мәйдан” журналы, "Күренекле шəхеслəр” циклыннан Х.Туфанга багышланган язма. Пед.технология: интерактив Дəреснең тибы: катнаш. Метод: эзлəнүле. Дəрес барышы. Оештыру өлеше. Уңай психологик халəт тудыру. I.. Кызыксындыру уяту.. 1нче слайд. Дəреснең темасы : "Ак чəчəк аткан иҗат” 2нче слайд. Агыла да болыт агыла. Акыл штурмы. Укучылар шагыйрь ижаты турында белгəннəрен искə төшерəлəр, исемлек төзилəр, белемнəрен системага салалар. Шарты: бер-берсен бүлдермəскə, фикернең дөреслеген ачыкламаска, укучыга иркен фикер йөртергə мөмкинлек бирергə. тормыш юлы

Хәсән Туфан (1900-1981)

шәхси фаҗигасе

китаплары

аның турында

мәхәббәте

II. Мəгънəсенə төшенү. 3нче слайд. Балкып тора җанда төсе. Эпиграф: Гомерендә бер шигырь дә язмый Гел елмаеп кына торса да, Туфан Туфан булып калыр иде, Мәнге калыр иде дөньяда. 1. Дәреслек белән эш. (183-184нче бит) Укучылар укый баралар һәм поляга тамгалыйлар ("۷ - белә идем, "+” - яңалык, "-" башкача уйлый идем, "?” - аңламадым, сорау бирәсе була). 2. Укытучы балалар белән 4нче слайд буенча эшли. 4нче слайд. Хизбулла Гөлзизин

Хизбулла Хәзрәтов

Хәсән Кусинов

Хәсән Туфан

Укытучы һәрбер исемгә аңлатма бирә. Хизбулла Гөлзизин – Иске Кармәт авылында яшәүче татарлар көчләп чукындырылганнар. Миссионерлар халык рухын сындыруның явыз чараларын күргәннәр. Яна туган балалар әниләренең фамилиясен йөртергә мәҗбүр булганнар. Шушы чорга туры килгән Х.Туфан да Гөлзизин фамилиясен йөрткән. Хизбулла Хәзрәтов – урал якларына алып китәргә теләгән абыйлары әтиләренә халык тарафыннан бирелгән Хәзрәт исеменнән фамилия ясыйлар. Шулай итеп, кечкенә Гөлзизин Хәзрәтов була. Хәсән Кусинов – казакъ егете үзенең паспорт алырга дигән белешмәсен Хизбулла Хәзрәтовка бирә. Ә Х.Туфанның паспортын урлыйлар. Шуннан соң Хәсән Кусиновка әйләнә. 5 нче слайд. Шагыйрь язмышы. Эпиграф: Дөнья гамен тоя белүчелəр Тукайлыкны үлчəп карасын: Ак кəгазь һəм ак калəм – шагыйрь өчен Яшəү белəн үлем арасы. (Р.Низамиев). Укучылар дəреслектəге мəгълүмат белəн танышалар, аның туган җиреннəн, халкыннан, əдəбияттан аерып торган фаҗигале елларын билгелилəр. 6 нчы слайд. Мəхəббəт язларга төренгəн. Х.Туфанның сөекле хатыны, артистка Луиза Салиаскəрова портреты һəм "Тургай нигə дəшми” шигыре бирелə. 7нче слайд. Ап-ак чəчкə төсле. Шагыйрь турында калəм иялəренең фикерлəре языла. Алар шагыйрьнең 100 еллыгына багышлап чыгарган җыентыктан алынырга мөмкин. 8нче слайд. Якташ шагыйребез Г.Мөхəммəтшин истəлеклəре. Хәсән Туфан кебек шагыйрьләре булган әдәбият бәхетле, бөек әдәбият ул. Пресс-конференция алымы кулланыла. Укучылар шагыйрьнең əңгəмəсе белəн танышалар. (Əлеге өлешне йомгаклау дəресендə файдаланырга да мөмкин) Гарифҗан абый, сез Хәсән Туфан белән очрашкан-аралашкан кеше. Сезнең шагыйрь белән якыннан танышып китүегез ничек булды? 1970нче еллар ахырында районыбызга иҗади командировка белән өлкән язучыбыз Габдрахман Минский килгән иде, без аның белән өч көн давамында гел бергә булдык. Ул колхозларда печән хәзерләү вакыты иде. Болыннарда, кырларда булдык, анда эшләүчеләр белән аралаштык. Икәүдән-икәү генә калып гапьләшкән вакытларыбыз да булды. Андый вакытларда сүз еш кына әдәбият, шигърият мәсьәләләренә кайта иде. Киткән вакытта Габдрахман абый миннән: «Гарифҗан, син әдәбиятыбызны бик тирәннән беләсәң икән, үзең дә шигырьләр язмыйзыңмы?»- дип "сорады. Аның соравы ничектер миңа якын тәэсир итте һәм мин аңа үземнең шигырьләр дәфтәрен бирдем. Ул китеп күп тә үтмәде, миңа Хәсән абый Туфан шалтратты, минем шигырьләремне укуын, минем белән очрашырга теләвен әйтте, үзенә чакырды. Билгеле, бу сөйләшү мине тетрәндерде -Хәсән Туфан үзе кунакка чакырсын әле! Мин бик дулкынландым. Без аның фатиренда көн буе сөйләшеп утырдык. Елын хәтерләмим, әмма аның көзгә таба булганы исемдә. Моннан соң, без Хәсән абый белән яңадан ике мәртәбә очраштык. Соңгысында ул инде ничектер хәлсез, сырхау иде.

Бу очрашулар минем күңелемдә гомерем буе онытылмас якты хәтирә булып сакланалар. Ә аның яшел-кара белән вак-вак хәрефләр белән әле гарәп, әле латин, әле рус графикасында фикерләре язылган шигырьләр дәфтәрен минем өчен иң кадерле ядкарь. Әлеге очрашуларның сәбәпчесе - Габдрахман абый Минский. Ул, Казанга кайткач, минем шигырьләр дәфтәремне үзенең якын дусты һәм иҗатташы Хәсән Туфанга биргән. 2. Ул очрашулардан калган тәэсирләрегез нинди? Хәсән абый искиткеч ихлас җанлы кеше иде. Мин моны беренче очрашуда ук бөтен йөрәгем белән тойдым. Ул үзенең өлкәннәргә хас арыган, басынкы, йомшак тавышы белән минем шигырьләремә бәя бирә. Кайсын үтереп мактый, кайсын тетеп хурлый, шигырьләремнең уңышларын, кимчелекләрен күрсәтә. Кайберләрен хәтта яттан укый. Мин аның һәрбер сүзен хәтеремә сеңдерергә тырышам. Шигырь, шигърият Хәсән абый өчен изге, якты бер дөнья. Ул аңа җиңел, саксыз кагылуны күтәрми. Хәтта усал итеп ачуланып та ала. Берничә шигыремне беренче кат укыганда үзенең яшьлеген искә төшереп күзләренә яшь тулганын сөйләде. Ул миңа чынлап язарга, иҗат итәргә, үсәргә киңәш итте. Мин аның сүзләрен остаз васыяте итеп кабул иттем. Күп тә үтми Хәсән абыйның фатихалы юлламасы белән минем шигырьләрем «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Бу минем өчен бәхетнең иң югары ноктасы иде инде. Хәсән абый яшьләргә бик тә игътибарлы иде. Аның фатихасы белән шигъриятка килгән күпләр бүген әдәбиятыбызны әйдәп баручылар. 3. Шагыйрьнең язмышына, иҗатына карашыгыз, аның турында фикерләрегез нинди? Хәсән абый минем өчен изге кеше. Аның гәүдәсендә, йөзендә, моң тулы карашында ук ниндидер пәйгамбәрлек бар иде. Шундый авыр, фаҗигале язмыш кичереп, иләмсез гаделсезлекләр күреп тә шул кадәрле ихлас, пакъ җанлы булып калу бик сирәкләргә генә хастыр ул. Шигърияткә давыллы елларда үзе дә давыл кебек килеп кергән, тормышны төбеннән аңларга, белергә, иҗатында чагылдырырга омтылган. Ул әле шахтерлар, әле металлурглар, әле колхозчылар арасында - юлда, сәяхаттә. Башлангыч шигырьләрендә дә әнә шул чорның дәрте, романтикасы, өмете, хыялы. Ул Такташлар, Җәлилләр, Хәкимнәр замандашы. Менә шул ашкынулы тормыштан суырып алып аны Сталин зинданына илтеп тыгалар. Аннан соң сөрген, каторга, туган җиргә кайту хокукыннан мәхрүм итү... Аның гомеренең егерме елга якыны - иң гүзәл чоры әнә шулай үтә. Туган ягына ул инде өлкән яшьтәге ил агасы булып кайта. Кайта һәм кабат шигърияткә, шигырь дөньясына чума - яза, яңа шагыйрьләр үстерә. Билгеле, аның язганнары күп түгел. Әмма аның һәрбер шигыре, һәрбер язган сүзе йөрәктән чыккан җан авазы. Алар уяу булырга, намуслы булырга, гамьле итеп яшәргә чакыра. Мин Хәсән абыйның шигырьләрен шуның өчен дә тирән дулкынлану белән укыйм, аның китапларын еш кулыма алам. Алар минем өчен изге. Хәсән Туфан кебек шагыйрьләре булган әдәбият бәхетле, бөек әдәбият ул. IV. Рефлексия. Эш төркемнəрдə алып барыла. Кабаттан 2 нче слайдтагы схемага кайтабыз һəм тулыландырабыз: 1 төркем – тормыш юлы, 2 төркем – шәхси фаҗигасе, 3 төркем – китаплары, 4 төркем – аның турында, 5 төркем – мәхәббәте. Һәр төркем үз эшләрен яклый, 9нчы слайд буенча фикер алышалар һәм кластер-тәлгәшләрен тулыландыралар. 9нчы слайд. Әзер кластер V. Өй эше. Иҗади эш: "Кулымны бәйләсәләр дә телемне бәйләтмәдем...” дигән юллар сезгә нәрсә турында сөйли?
Категория: Мои файлы | Добавил: klass | Теги: урок
Просмотров: 2702 | Загрузок: 359 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Эзләргә
Дуслар сайты
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Сайт создан в системе uCoz